Озак яшәү нәрсәгә бәйле?

Озак яшәүнең без күптөрле сәбәпләрен аерып чыгара алыр идек. Ул дөрес туклануга да, режим белән яшәүгә дә, актив тормыш алып баруга да, спорт белән шөгыльләнүгә дә һ.б. шундый факторларга бәйле. Шуның белән беррәттән без еш кына нәселдәнлекне дә очратабыз. Әлеге фикернең никадәр дөреслеккә туры килү турында мин хәбәрдар түгел. Ләкин моңа карата минем мондый фикерләрем бар. Әйтик, нәселдәге кешеләрнең күбесе 60 яшькә кадәр генә яши, ди. Ләкин бу гына бит әле безнең гомер озынлыгын билгеләми. Минемчә, кешенең гомер озынлыгына кайчан  һәм нинди шартларда яшәве дә тәэсир итмичә калмый. Сугыш һәм сугыштан соңгы авыр заманнардагы яшәү шарлары белән хәзерге мөмкинлекләрне чагыштыру мөмкин түгел. Хәзерге заман медицинасының  алган киткәнлеге дә гомер озынлыгына йогынты ясый дип әйтә алабыз. Гомумән, минемчә, бер кеше дә нәселдәнлеккә генә карап яшәү вакытын чикләп, төшенкелеккә бирелергә тиеш түгел. Чөнки аны саклап калу мөмкинлекләре көннән-көн арта гына бара.

Озын гомер сере

АКШның Альберт Эйншейн көллиятенең картаю интитуты галимнәре кешенең гомер озынлыгы белән холкы арасында турыдан-туры бәйләнеш барлыгын ачыклаган. Алар кешенең күпме яшәвенә нәселдәнлек кенә түгел, аның дөньяга карашы да йогынты ясый, дип белдерә. Озын гомерлеләрнең күбесенә социаль активлык һәм тормышны ярату хас. Галимнәр фикеренчә, озын гомерлелекнең юлдашлары - оптимизм, шат күңеллелек һәм активлык.

Судан башка тереклек юк

Су кеше тормышында әһәмиятле роль уйный. Әгәр организмдагы су микъдарының ун проценттан күбрәге югалса, кеше тормышына куркыныч яный. Өлкән кеше организмының 60 % судан тора. Суның кеше тормышындагы әһәмиятен түбәндәге билгеләмәләр ачык күрсәтә:

  • Өлкән кешегә көненә уртача 1,5 литр су эчәргә кирәк. Бу матдәләр алмашынуын тәэмин итү өчен зарур.
  • Су каций һәм магнийга бай. Шуңа күрә йөкле һәм яңа гына бала тапкан аналар өчен бигрәк тә файдалы. Аларга көненә 3 л. су эчәргә киңәш ителә. Спортчыларга исә көненә 2 л. су эчәргә кирәк.
  • Хатын-кызларның гүзәллеген озаак саклар калу өчен табигый ысулларның иң тәэсирлесе һәм арзаны - су эчү.
  • Организмга кирәгенчә су кермәсә, аш кайнату эшчәнлеге зарар күрә. Моның нәтиҗәсендә эч кибү җәфасы башланырга мөмкин.
  • Иртән, көндез һәм кич 3-4 стакан эчү - организмдагы шлаглардан котылу өчен иң әйбәт чара. Су ашыйсы килүне киметә һәм организмда җыелган кирәкмәгән матдәләрне эретергә, кешегә ябыгырга ярдәм итә. Иртә белән торгач та, 1-2 стакан су эчсәгез, көне буе кәефегез күтәренке булачак.
  • Кеше организмындагы артык су җыелмасын да нәкъ менә су кудыра.